Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Җиңү паркын төзекләндерә башлыйлар

Республика программасы нигезендә район үзәгендәге Җиңү паркы киләчәктә яңа төс алачак. Аның нинди булачагы турында шушы көннәрдә Чирмешәндә җәмәгатьчелек тыңлаулары оештырып, халык фикерен белештеләр. Хәрби техника урнашкан мәйдан һәм күл тирәсен үз эченә алган парк территориясе киләчәктә яшел ял итү зонасына әйләнергә тиеш. Архитекторлар әйтүенчә, биредә глобаль үзгәрешләр планлаштырылмый, спорт...

Республика программасы нигезендә район үзәгендәге Җиңү паркы киләчәктә яңа төс алачак. Аның нинди булачагы турында шушы көннәрдә Чирмешәндә җәмәгатьчелек тыңлаулары оештырып, халык фикерен белештеләр.


Хәрби техника урнашкан мәйдан һәм күл тирәсен үз эченә алган парк территориясе киләчәктә яшел ял итү зонасына әйләнергә тиеш. Архитекторлар әйтүенчә, биредә глобаль үзгәрешләр планлаштырылмый, спорт һәм уен мәйданчыкларын үз урыннарында калдырырга, ләкин аларны яңартырга кирәк дип саныйлар, шул ук вакытта кайбер нәрсәләрне үзгәртергә туры киләчәк.

-Без инде берничә ел дәвамында сезнең паркны өйрәнәбез, аның уңай яклары бик күп, - ди Казаннан килгән кунак, архитектор Әлфия Шәфыйкова. -Шулай да Җиңү паркы яңарту, реконструкция -үзгәртеп кору таләп итә. Аның эскиз проекты буенча бер төркем архитекторлар эшләде. Узган елны да сезнең районда шундый ук чара оештырган идек. Анда яңгыраган фикерләрне проект эшләгәндә исәпкә алдык. Биредә яшеллек күбәйтергә, төрле агачлар утыртырга, хәрби техника пьедесталларын түбәнәйтеп, аларны бераз урыныннан күчерергә, яңа утыргычлар, яктырткычлар, чүп савытлары урнаштырырга тәкъдим итәбез.

Әлеге чараны тыныч кына узды дип булмый. Казаннан килгән яшь белгечләр паркның эскиз проектын тәкъдим иткәч, бер-бер артлы фикерләр яңгырый башлады, микрофонга чират төзелде.

Семинарда яшьләр генә түгел, ә өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты, теләкләр, сораулар күп булды. Әйтик, биредә җәелгән плитәләр кыш көне җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра, аеруча кыш айларында. Велосипедчылар өчен махсус юл, өлкәннәр шөгыльләнер өчен тренажерлар булса яхшы. Күлнең мәйданын кечерәйтү, спорт мәйданчыкларын башка урынга күчерү турында да фикерләр яңгырады. Аеруча чирмешәнлеләр кыш айларында яратып шуа торган тау тирәсендә бәхәсләр күп булды.

Билгеле, паркның проектын төзегән очракта барлык тәкъдимнәр дә үзгәрешләрдә чагылыр дип булмый, кайберәүләре техник яктан мөмкин түгел, башкаларына финанслар җитмәскә мөмкин, ләкин бүген биредә яңгыраган фикерләр игътибарсыз калмас дип ышандырдылар башкала кунаклары. Паркта төзекләндерү эшләре быел башланырга тиеш.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined