Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ГТО фестиваленең республика этабы бара

Бүген районыбызда ГТОчылар ярыша, хезмәткә һәм оборонага әзерлекләрен күрсәтәләр. Илкүләм җәйге фестивальнең республика этабына узган 13 район вәкилләре - 100дән артык мәктәп укучысы җиңел атлетика, йөзү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә көч сынаша. Республиканың шәһәр һәм районнарыннан - Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Казаннан, Бөгелмәдән, Зәйдән, Азнакайдан, Сабадан,...

Бүген районыбызда ГТОчылар ярыша, хезмәткә һәм оборонага әзерлекләрен күрсәтәләр. Илкүләм җәйге фестивальнең республика этабына узган 13 район вәкилләре - 100дән артык мәктәп укучысы җиңел атлетика, йөзү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә көч сынаша.


Республиканың шәһәр һәм районнарыннан - Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Казаннан, Бөгелмәдән, Зәйдән, Азнакайдан, Сабадан, Спастан, Лениногорскидан, Мамадыштан, Мөслимнән һәм Чирмешәннән сигезәр кешелек командалар, 11-15 яшьлек кызлар, егетләр арасындагы ярышлар иртәдән үк башланды. Алар Чирмешән лицее спорт залында винтовкадан ата, стадионда исә җиңел атлетиканың техник төрләрендә - туп атуда, ераклыкка сикерүдә осталыкларын ачыклый.

15 сәгатьтә "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында узачак фестивальне ачу тантанасыннан соң, ярышлар янә дәвам итәчәк. 16 сәгатьтән стадионда җиңел атлетиканың йөгерү төрләре буенча көч сынашу башлана.

Фестивальдә агитбригадалар, стена газеталары бәйгеләре, спорт тематикасы буенча проектларны яклау да булачак. Ярыш төрләре арасында колакка ят яңгырашлы "скиппинг" дигәне дә бар, анысы скакалка аша сикерү булып чыкты.

Оештыручылардан шунысын белештек, бездәге ярышларда ачыкланачак иң көчле спортчылардан республика командасы тупланырга тиеш.

Кунаклар фестиваль узучы өч көндә "Юбилейный" боз сараенда һәм "Кояшлы" ял лагеренда яшәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X