Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә газ кулланган өчен түләмәүче хуҗаларны “зәңгәр ягулык“тан өзәләр

01 Район территориясендә үткән атнада янгыннар булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы урынына барган. 02 Июнь аеның беренче ункөнендә Чирмешән полиция бүлекчәсендә 66 хәбәр теркәлгән. Шул вакыт эчендә дүрт җинаять эше кузгатылган. Дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган, шул исәптән, берсендә кеше гомере өзелгән, берсендә зыян күрүчеләр бар. Район үзәк больницасына Иске...

01 Район территориясендә үткән атнада янгыннар булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы урынына барган.

02 Июнь аеның беренче ункөнендә Чирмешән полиция бүлекчәсендә 66 хәбәр теркәлгән.
Шул вакыт эчендә дүрт җинаять эше кузгатылган.
Дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган, шул исәптән, берсендә кеше гомере өзелгән, берсендә зыян күрүчеләр бар.
Район үзәк больницасына Иске Котышта яшәүче 1968 елгы ир-атны китергәннәр, диагноз: спиртлы эчемлек белән агулану.
Корал саклау кагыйдәсен санга сукмаган өчен Чирмешәнле ирнең "Тигр" ау карабины алынган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 187 кеше ачыкланган, шул исәптән, транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән 6 кеше тоткарланган.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 24 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
"Игътибар, балалар!" һәм "Уылдык чәчү" комплекслы оператив-профилактик операцияләр төгәлләнгән.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 25 чакырту һәм 10 мөрәҗәгать итү кергән.
-Өч ял көнендә 13 кеше көнкүрештә җәрәхәт алу уңаеннан мөрәҗәгать итте, - ди фельдшер Галина Калмыкова. - Гадәттәгечә, ОРВИ, алкоголь белән агулану, йөрәк авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 24 заявка үтәгәннәр. Газ кулланган өчен түләмәүче хуҗаларны "зәңгәр ягулык"тан өзү дәвам итә. Дөрес, газ килми башлагач, акча шундук табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы газ хезмәте карабин