Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә дүрт бала анасына штраф салдылар

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына спиртлы эчемлекләр яратучы, балаларын тиешле рәвештә тәрбияләмәүче ата-аналар чакырылган иде.

Аларның кайберәүләре кисәтү белән генә котылса, калганнарына карата 100-500 сум штраф түләргә мәҗбүр итүче административ беркетмәләр төзелде.

Югары Кәминкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Ул полициягә “эт баласын урладылар”, дип ялган чакыру ясаган. Кызның ата-анасына һәм класс җитәкчесенә кисәтү ясалды, беренче чиратта, ярдәм сорап, ул аларга мөрәҗәгать итергә тиеш. Олылар кайсы очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәген балага тиешенчә аңлатмаганнар.

Комиссия әгъзалары мәктәп администрациясенә әлеге балигъ булмаган катнашында хокук бозу очрагының сәбәпләрен анализлап, ата-аналар һәм балалар белән эшләүдә конкрет профилактик чаралар үткәрергә киңәшләр бирделәр.

Балаларын тиешле рәвештә тәрбияләмәве өчен, гражданин З.га штраф билгеләнде. Ул вакыт-вакыт спиртлы эчемлекләр кулланып, хатынына кул күтәрә, үзен килеп чыккан хәлдә гаепле санамый. Әлеге социаль куркыныч хәлдә булган гаиләне ведомствоара исәпкә куюга һәм гаилә әгъзалары белән тернәкләндерү эше оештыруга барлык нигезләр дә бар.

Шулай ук, балаларын тиешле рәвештә тәрбияләмәве өчен, дүрт балигъ булмаган бала анасына штраф салынды. Аның спиртлы эчемлекләр куллануы яшь бала исәнлегенә зыян салырга мөмкин. Ата-ана иң элек баласының иминлеге турында уйларга тиеш.

Комиссия эшендә уңай нәтиҗәләр дә бар. Кайбер ваемсыз ата-аналарга кисәтүләр барып җитеп, алар дәвалану курслары уза, “аек” яшәү рәвеше алып бара башлый.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев