Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә чыгарылыш класслардан 12 егет һәм кыз медаль белән бүләкләнде

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тәмам, күпчелек фәннәр буенча нәтиҗәләр билгеле. Хәзер чыгарылыш кичәләре бара. Бу уку елында, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова да әйтүенчә, имтиханнар күрсәткечләре былтыргыдан сизелерлек яхшырган. Район буенча 12 егет һәм кыз: Гөлназ Газизова (Иске Үтәмеш мәктәбе), Диана Зарипова, Лиана Мостафина (1нче Чирмешән мәктәбе), Рәзил Гозәеров,...

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тәмам, күпчелек фәннәр буенча нәтиҗәләр билгеле. Хәзер чыгарылыш кичәләре бара.


Бу уку елында, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова да әйтүенчә, имтиханнар күрсәткечләре былтыргыдан сизелерлек яхшырган. Район буенча 12 егет һәм кыз: Гөлназ Газизова (Иске Үтәмеш мәктәбе), Диана Зарипова, Лиана Мостафина (1нче Чирмешән мәктәбе), Рәзил Гозәеров, Ирек Гомәров, Ранис Хөснуллин (Чирмешән лицее), Анна Занькина (Ульяновка), Дарья Захарова, Ангелина Шерматова (Иске Элмәле), Юлия Гераева, Екатерина Меркулова, Надежда Фролова (2нче Чирмешән мәктәбе) Россиянең "Укуда аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләнделәр - алтын медаль ияләре. Былтыр андыйлар 7 генә иде.

Кайбер аерым фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханында югары - 90 һәм күбрәк баллар туплаучылар да бар. Гөлназ Газизова (Иске Үтәмеш мәктәбе) рус теленнән максималь 100 балдан - 98, Екатерина Меркулова (2нче Чирмешән мәктәбе), Айгөл Шакиржанова, Ирек Гомәров (Чирмешән лицее) - 96шар, Илүсә Шәйхетдинова (лицей), Диана Зарипова (1нче Чирмешән мәктәбе) - 91әр, информатикадан Илшат Гатауллин (лицей) 91 балл җыйганнар. Аларга, шулай ук фән олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләренә һәм призерларга, спортта һәм мәдәниятта актив катнашучыларга да бүләкләр бирделәр.

-Имтиханнарны уңышлы тапшыруыгыз белән котлыйм. Сынаулар әле тагын булыр. Тормышта югалып калмагыз, -диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина егетләргә һәм кызларга теләкләрендә. -Туган җиребезне, туган мәктәбегезне, әти-әниләрегезне, классташларыгызны онытмагыз. Бер уңайдан, район җитәкчелеге исеменнән, олы хезмәтләре өчен, укытучыларга рәхмәт белдерәм.

Балалар сәнгать мәктәбендә барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класслар укучылары катнашкан купшы балда - кичәдә чыгыш ясаучылардан һәркем кызларга һәм егетләргә иң элек алдагы тормышларында саулык, һөнәр алып, яхшы белгеч булуларын теләделәр, сүзләр җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмгә әти-әниләре дә килгән иде.

Ак юл сезгә, мәктәп тәмамлаучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined