Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә быел 40 пар кавышкан

2014 елның беренче туе 10 январьдә булачак. Бу көнне район ЗАГС бүлеге бер парның никахын теркәргә әзерләнә. Ә быел соңгы туй 30 декабрьдә үтәчәк, бу көнне ике яңа гаилә барлыкка киләчәк. Ноябрь аенда район ЗАГС бүлегендә тугыз гаиләнең никахы теркәлгән, ә 11 айда - 123. Райондагы 48 авылның 18сендә быел...

2014 елның беренче туе 10 январьдә булачак. Бу көнне район ЗАГС бүлеге бер парның никахын теркәргә әзерләнә. Ә быел соңгы туй 30 декабрьдә үтәчәк, бу көнне ике яңа гаилә барлыкка киләчәк.

Ноябрь аенда район ЗАГС бүлегендә тугыз гаиләнең никахы теркәлгән, ә 11 айда - 123. Райондагы 48 авылның 18сендә быел бер генә йортта да туй булмаган. Чирмешәндә 40 пар гаилә корган. Лашман авылында 15 йортта туй булган. Кара Чишмәдә - 8, Әккәрәйдә - 7, Күтәмәдә - 5, Бәркәтә, Ивашкино, Иске Элмәле авылларында дүртәр, Утыз Имәндә һәм Яңа Элмәледә - өчәр, Иске Котыш, Түбән Кармалка, Туймәт, Иске Кади, Әмир, Шешминка авылларында икешәр пар кавышкан. Яшәүче, Кызыл Яр, Кече Чегодай, Чумачка кебек кечкенә авылларда да берәр булса да туй уйнаганнар.
Чагыштыру өчен: 2012 елның ноябрендә - 14, ә 11 айда 110 пар гаилә корган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бу кызыклы

2
X