Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бер хуҗалыктан 15 үрдәк бәпкәсе “очкан”

Бәпкәләрне кем урлаган?

Бу җинаятьне кылучыны тиз табалар, ул юл кырыендагы агачлар арасында качкан була.

Чирмешәндә яшәүче гаиләнең йорт хуҗасы иртән үрдәк бәпкәләрен чыгару нияте белән читлек янына килгәч, аларның юкка чыкканын күрә.

- Әүвәл башка:”төлке алган”, дигән уй килде, - ди хуҗа. – Ләкин мондый очракта үрдәкләрдән нинди дә булса эз калырга тиеш: кан, йон дисеңме.

Үрдәкләрне якын – тирәдә эзләп кайткан хуҗалар бер үрдәкне читлек янында күрәләр. Бераздан тагын берсе табыла.

Эт белән килгән полиция хезмәткәрләре җинаятьченең эзенә тиз төшкәннәр. Чирмешәнне әйләнеп уза торган юл буендагы посадкадагы балалаган этне элек тә күрүчеләр була. Җинаятьче – ана эт үрдәкләрне ташып, көчекләрне сыйлаган икән.

Ишеткәнебезчә, район үзәгенең Амур ягында да байтак хуҗалыклар кош-корт алырга куркып торалар, биредә дә аларга я этләр, я төлкеләр һөҗум итә.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X