Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә алдынгы комбайнчыга “Урал” мотоциклы биргәннәр

Татарстан автономияле республикасы оешуга 2020 елда 100 ел була. Республика үсеше белән бергә үрелеп барган Чирмешән төбәге тарихын "Ленин юлында" (1996 елдан - "Безнең Чирмешән") район газетасы төпләнмәләреннән дә күзалларга мөмкин. Елъязмачы басма битләренә күз салыйк әле. Әйтик, 40 ел элек район газетасында ниләр язганнар? Район "Сельхозтехника" берләшмәсе механизаторлары көче...

Татарстан автономияле республикасы оешуга 2020 елда 100 ел була. Республика үсеше белән бергә үрелеп барган Чирмешән төбәге тарихын "Ленин юлында" (1996 елдан - "Безнең Чирмешән") район газетасы төпләнмәләреннән дә күзалларга мөмкин. Елъязмачы басма битләренә күз салыйк әле. Әйтик, 40 ел элек район газетасында ниләр язганнар?

Район "Сельхозтехника" берләшмәсе механизаторлары көче белән кырларга 6200 тонна ашлама чыгарылган.
"Ленин юлында", 1976 ел, 10 январь.
Тракторчылардан Иван Сайгушев, Владимир Терпужновлар (Ленин исемендәге колхозда - Күтәмә авылы - ред.) кар тотуда смена нормаларын арттырып үтиләр. 1976 ел уңышы астына кырларга 11813 тонна черемә чыгарылды.
1976 ел, 6 февраль.
Шикәр чөгендере игүче районнарда бу культура чүчүлекләрен тырмаладылар, хәзер рәт араларын йомшарталар. Әлмәт, Мөслим, Чирмешән районнары хуҗалыклары үсемлекләрне сирәкләү эшен оешкан төстә башлап җибәрделәр.
1976 ел, 28 май.
ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Х. Гатин 7 классның уку алдынгысы Татьяна Журавлевага (Лагерка мәктәбе - ред.) комсомол билеты һәм комсомол значогы тапшырды.
1976 ел, 4 июнь.
"Красный Октябрь" хуҗалыгында 230 гектардагы культуралы көтүлеге беренче тапкыр тулысынча сугарылды. "Волжанка" яудыру машинасы ярдәмендә В.Романов, А.Родионов һәм башка гидромелиораторлар, тәүлек буенча эшләп, быелгы сезонда 100 гектарлы участокны инде икенче тапкыр сугаралар.
1976 ел, 5 июнь.
Район хәзерләүләр конторасы һәвәскәр кролик асраучыларга нәселле ата һәм ана кроликлар, норма чикләрендә комбиазык, төзү материаллары - йомшак түбә, металл челтәр белән тәэмин итә.
1976 ел, 11 август.
Бөртеге суктырып, саламы җыелган участокларда иртә туңга сөрү башланды. Ярышны Мансур Камалов ("Татарстан" колхозы - ред.) җитәкли. Ул көн саен 15 гектар җир сөреп, нормасын арттырып үти.
1976 ел, 25 август.
Жданов исемендәге хуҗалыкның татлы тамыр басуларында 4 комбайн эшли. Алар ярдәмендә барлыгы 151 гектар мәйданда чөгендер алынды. Дәүләткә барлыгы 525 тонна чөгендер сатылды.
1976 ел, 29 сентябрь.
Чапаев исемендәге колхоз тракторчысы Михаил Хомутников "1976 елда районның иң яхшы тракторчысы" лентасы һәм телевизор белән бүләкләнде.
1976 ел, 20 ноябрь.
Комбайнчылар ярышында "Шушма" колхозы комбайчысы Әнвәр Шәймардановка, җиңүче буларак, ярыш шартларында каралганча, чемпион лентасы һәм "Урал" мотоциклы тапшырылды. Ярышта икенче урынны алган Жданов исемендәге колхоз комбайнчысы Минвәли Фәрхетдинов, өченче урыннарны бүлешкән Фрунзе исемендәге колхоз комбайнчысы Герман Баландаев һәм "Победа" колхозы комбайнчысы Камил Фәсыйхов "ИЖ" мотоцикллары белән бүләкләнүгә лаек булдылар.
1976 ел, 20 ноябрь.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ленин юлында Урал мотоциклы