Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 20 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылган

Быел да район үзәге урамнары, парклар һәм скверлар чәчәкләргә күмелә. Бу максатларга Лашман авылы һәм Әлмәт районының Елховой авылы эшмәкәрләреннән 20 меңнән артык чәчәк үсентесе сатып алынган, моңа 500 мең сум тирәсе акча тотылган. -Эшмәкәрләребез теплицада үстереп биргән петуния, сальвия, бархатцы, серебряная пыль чәчәкләренең үсентеләре Мәңгелек ут, үзәктәге күл тирәсендә,...

Быел да район үзәге урамнары, парклар һәм скверлар чәчәкләргә күмелә. Бу максатларга Лашман авылы һәм Әлмәт районының Елховой авылы эшмәкәрләреннән 20 меңнән артык чәчәк үсентесе сатып алынган, моңа 500 мең сум тирәсе акча тотылган.


-Эшмәкәрләребез теплицада үстереп биргән петуния, сальвия, бархатцы, серебряная пыль чәчәкләренең үсентеләре Мәңгелек ут, үзәктәге күл тирәсендә, район үзәгендәге оешмалар территориясендә, Геройлар, Хезмәт һәм дан аллеяларында, башка кайбер административ биналар янында тамыр җибәрә, - ди Чирмешән районы коммуналь челтәрләренең баш инженеры Габделбарый Мөхәммәтшин. - Әлеге матурлыкны булдыру һәм саклап тору өчен тагын ике кешене эшкә алдык. Сезон дәвамында алар чәчәк клумбаларын чүп үләннәреннән арындырып, су сибеп торачаклар.

Район үзәгендәге оешмалар территорияләрен яшелләндерү өчен бирелгән үсентеләрне үзләре утыртты, аларны җәй буе да үзләре карап торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X