Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “112” хезмәте эшли

Хәзер кешеләр теләсә нинди бәлага юлыккан очракта бердәм "112" номеры буенча шалтыратып, бердәм кизү - диспетчерлык хезмәте белән элемтәгә чыгарга мөмкин. Тормышыбызга куркыныч янаган вакытта яисә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, без, нигездә, "01"(янгын хезмәте), "02" (полиция), "03" (ашыгыч медицина ярдәме) номерларына шалтыратабыз. Бу телефон номерлары турында белмәгән кеше юктыр....

Хәзер кешеләр теләсә нинди бәлага юлыккан очракта бердәм "112" номеры буенча шалтыратып, бердәм кизү - диспетчерлык хезмәте белән элемтәгә чыгарга мөмкин.

Тормышыбызга куркыныч янаган вакытта яисә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, без, нигездә, "01"(янгын хезмәте), "02" (полиция), "03" (ашыгыч медицина ярдәме) номерларына шалтыратабыз. Бу телефон номерлары турында белмәгән кеше юктыр. Ә менә Чирмешән районында биш ел элек эшен башлап җибәргән бердәм диспетчер хезмәте турында әле бүген дә бик азлар хәбәрдар.
Бүген әлеге хезмәт белән Мәдинә Чанышева җитәкчелек итә, диспетчерлар район янгын сүндерү часте операторы белән бер бүлмәдә утыра. Дүрт кеше тәүлек саен алышынып эшли. Барлык мәгълүмат та компьютер экранында күренә.
-Районыбызны чагыштырмача тыныч дип була. "112" хезмәтенә хәзерге вакытта тәүлегенә ике - өч хәбәр генә керә, - ди Мәдинә Чанышева. - Безнең хезмәтнең төп үзәге Казанда урнашкан. Шуңа да шалтырату әүвәл анда кабул ителә, ә инде аннан соң райондагы диспетчерларга юллана. Янгын очраклары, юл - транспорт һәлакәтләре хакында хәбәр итәләр. Бер тапкыр ире хатынын кыйнау турында шалтыраттылар. Күптән түгел юлда машиналары ватылып калучылар безнең аша ярдәм сорадылар. Оператив хәбәр алганнан соң диспетчер шунда ук ярдәмгә нинди хезмәтне җибәрү турында карар кабул итә. Кызганычка каршы, кайбер җитәкчеләр тарафыннан безнең шалтыратуларны игътибарсыз калдырган очраклар да бар. Тормышта төрле хәл килеп чыгарга мөмкин, битарафлыкка урын булмаска тиеш.
Бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенә шалтыратучыларның кайда булуларын автомат рәвештә ачыклый башлаганнар. Мәсәлән, авыр хәлдәге кеше "112" номерына шалтыратып, үзе турында хәбәр бирә алмаса, аның кайдалыгын ачыклап, тиешле хезмәтләр ярдәмгә килә ала.
-Шаяртып шалтырату очраклары да булгалый шул, - ди әңгәмәдәшем. - Хәбәр керүгә, шалтыратучының телефон номеры компьютер экранында күренә, шуңа да аларны табу авыр түгел. Шаяручыларга зур штрафлар да салынырга мөмкин.
"112" номеры буенча стационар яисә кесә телефоныннан да (симкасы булмаган очракта да) шалтыратып була, моның өчен код та җыярга кирәкми.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы 112 хезмәте 02 хезмәте