Яңа өйләнүчешеләр туйларының матур, истәлекле булуын тели. ЗАГС документларында һәм кунаклар өчен чакыруларда да бертөрле саннар ничектер "серле" күренә. 2017нче елда "7"ле шундый берничә көн бар. Беренчесе - 17.02.2017, бу көнне районда бер туй булачак, Урманасты Үтәмештә яшәүче егет Чирмешән кызына өйләнә. Ә менә 07.07. 2017 - 7 июльгә район...
Яңа өйләнүчешеләр туйларының матур, истәлекле булуын тели. ЗАГС документларында һәм кунаклар өчен чакыруларда да бертөрле саннар ничектер "серле" күренә.
2017нче елда "7"ле шундый берничә көн бар. Беренчесе - 17.02.2017, бу көнне районда бер туй булачак, Урманасты Үтәмештә яшәүче егет Чирмешән кызына өйләнә.
Ә менә 07.07. 2017 - 7 июльгә район ЗАГСына инде дүрт пар гариза биреп куйган да. Өч 7 саны бәхет китермичә калмас, дип ышанучылар бәлки тагын табылыр, вакыт бар әле. Агымдагы елда 7 октябрь дә (07.10.2017) шулай ук гаилә кору өчен уңышлы санала. Бу көнне дә никахларын теркәүчеләр булмый калмас.
Нет комментариев