Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән юбилеена – веломарафон

    Чирмешәндә авылның оешуына 285 ел тулуга багышланган веломарафон узды. "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсе яшьгвардиячеләре оештырган чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып урта яшьтәге кешеләргә кадәр катнашты. Марафончыларга район хакимияте бинасы каршында старт бирелде. Дистанцияне узган велосипедчылар үзәк стадионда өстәмә биремнәр үтәделәр: бормаланып йөрделәр, велосипедта иң тиз җилдерүчене дә ачыкладылар....

    Чирмешәндә авылның оешуына 285 ел тулуга багышланган веломарафон узды.


    "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсе яшьгвардиячеләре оештырган чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып урта яшьтәге кешеләргә кадәр катнашты. Марафончыларга район хакимияте бинасы каршында старт бирелде. Дистанцияне узган велосипедчылар үзәк стадионда өстәмә биремнәр үтәделәр: бормаланып йөрделәр, велосипедта иң тиз җилдерүчене дә ачыкладылар. Веломарафонда катнашучыларның барысы да Дипломнар белән бүләкләнде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: