Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән яшьләре балаларга булышалар (ФОТО)

Чирмешәннең актив яшьләре июль башында "Балаларга бергәләп булышабыз" исеме астында акция оештырдылар. Бу яшьләр бер атна дәвамында махсус билгеләнгән урында киемнәр, уенчыклар, акча җыйганнар. Чирмешәнлеләр бу акциядә бик актив катнашты. Беренче көнне үк 26 мең сум акча, бик күп кием һәм уенчыклар җыелган, бу акчаларга азык-төлек, мәктәп кирәк-яраклары сатып алганнар....

Чирмешәннең актив яшьләре июль башында "Балаларга бергәләп булышабыз" исеме астында акция оештырдылар.

Бу яшьләр бер атна дәвамында махсус билгеләнгән урында киемнәр, уенчыклар, акча җыйганнар.
Чирмешәнлеләр бу акциядә бик актив катнашты. Беренче көнне үк 26 мең сум акча, бик күп кием һәм уенчыклар җыелган, бу акчаларга азык-төлек, мәктәп кирәк-яраклары сатып алганнар.
Әлеге яшьләр район социаль яклау бүлегеннән ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең исемлеген алганнар, аз керемле, күп балалы, мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләнүче 25 гаилә баласын шатландырганнар. Акциядә катнашкан изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләргә, балаларга шатлык бүләк иткән өчен, социаль яклау бүлеге һәм бу гаиләләр зур рәхмәтләрен җиткерә.
Актив яшьләр Яңа ел бәйрәме алдыннан да шундый акция үткәрергә ниятләп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы тема акция “Балаларга бергәләп булышабыз!“