Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән янгын сүндерүчеләре күп балалы гаиләләргә датчиклар бүләк иттеләр

Урманасты Үтәмештән ун балалы Заһретдиновлар, Чирмешәннән биш балалы Исмендеевлар гаиләләренә районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ут сүндергечләр (огнетушительләр) һәм төтен исен сизеп "кычкыручы" датчиклар бүләк иттеләр. Әлеге гамәл Коткаручылар көне, гадәттән тыш хәлләр (МЧС) хезмәте оешуның 25 еллыгы белән бәйле хәйрия акциясе кысаларында башкарылган. Бүләкләрне тапшырганнан соң, ут-күздән саклану темасына кагылышлы...

Урманасты Үтәмештән ун балалы Заһретдиновлар, Чирмешәннән биш балалы Исмендеевлар гаиләләренә районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ут сүндергечләр (огнетушительләр) һәм төтен исен сизеп "кычкыручы" датчиклар бүләк иттеләр.

Әлеге гамәл Коткаручылар көне, гадәттән тыш хәлләр (МЧС) хезмәте оешуның 25 еллыгы белән бәйле хәйрия акциясе кысаларында башкарылган.
Бүләкләрне тапшырганнан соң, ут-күздән саклану темасына кагылышлы әңгәмә уздырулары да юкка түгел. Чөнки Заһретдиновлар хуҗалыгында балаларның ут белән шаяруы аркасында абзар янган иде инде. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре күп балалы бу гаиләләр йортларындагы электр, газ җиһазларының төзеклеген дә караганнар. Аларга янгын хезмәтенең "01" һәм "112" телефон номерларын исләренә төшергәннәр, янгын куркынычсызлыгына кагылышлы буклетлар таратканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы МЧС янгын сүндерүчеләр