Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән яңалыклары

9 апрельдә, сишәмбе көнне, 10нан 12 сәгатькә кадәр Чирмешәндә сирена тавышы ишетеләчәк. Бу вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы булганда хәбәр салу системасы тикшереләчәк. Россия ГХМның ТР буенча Баш идарәсе халыкны борчылмаска һәм тәртип сакларга чакыра. Агымдагы елның март аенда район ЗАГС бүлеге 19 балага туу турында таныклык тапшырган....

9 апрельдә, сишәмбе көнне, 10нан 12 сәгатькә кадәр Чирмешәндә сирена тавышы ишетеләчәк. Бу вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы булганда хәбәр салу системасы тикшереләчәк. Россия ГХМның ТР буенча Баш идарәсе халыкны борчылмаска һәм тәртип сакларга чакыра.

Агымдагы елның март аенда район ЗАГС бүлеге 19 балага туу турында таныклык тапшырган. Өч айда районда 56 сабый туган, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бергә күбрәк.

Март аенда районда 14 гаилә никахын теркәгән, ә ел башыннан - 28. 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда, быел гаилә корган парлар саны 15кә күбрәк.

336 йортлы, 771 кеше яшәүче Бәркәтәдә быел әлегә бер бала да тумаган. Ә өч айда инде 7 кеше вафат булган. 2012 елда бу авылда 8 бала туган, 13 кеше үлгән.

Язгы каникуллар вакытында аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 бала "Раздолье" санаториенда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайтты.

Лубян урман техник колледж базасында үткән "Урман чаңгы юлы-2013" республика ярышында "Чирмешән урманчылыгы", "Чирмешәнурман" учреждениеләре һәм Ульяновка урта мәктәбе урманчылыгы җыелма командасы өченче урынны яулады. Безнең чаңгычылар кубок һәм Дипломга ия булдылар.

Чирмешәндә яшәүче Әкрәм Мәссаров үзенең шәхси китапханәсен Кара Чишмә мәктәбе китапханәсенә бүләк иткән.

Туймәт төп мәктәбендә башлангыч класслар өчен балалар китабы атналыгы үтте. Атна дәвамында укучылар өчен мәктәп һәм авыл китапханәләренә экскурсияләр, китап сату күргәзмәсе оештырылды.

Алкалы хоккей буенча ТР чемпионатының финал өлешендә "Чирмешән" командасы мамадышлыларга 2:3 исәбе белән оттырды.
Беренче урын өчен уенның әүвәлгесе 30нчы март көнне Мамадыш бозында үтте. "Олимп" белән икенче очрашу исә бездә, 6 нчы апрельгә, шулай ук шимбә көнгә, 16.00 сәгатькә билгеләнгән. Ике җиңүгә кадәр баручы финал уеннарының монысында "Чирмешән" командасына отарга кирәк. Бу очракта өченче очрашу үтәчәк.

Язгы каникуллар вакытында 1нче Чирмешән һәм Күтәмә урта мәктәпләре каршында 11нче классларда белем алучы укучылар өчен профильле лагерьлар оештырылды. Аларда булып, укучылар рус теле һәм математика белән шөгыльләнгәннәр, имтиханнарга әзерләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән яңалыклары

2
X