Чирмешән урманчылары өмәләр ясый
Безнең районда

Чирмешән урманчылары өмәләр ясый

Республикада игълан ителгән “Урман атнасы – 2018“ акциясе кысаларында Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ике өмә үткәрде.

Аның берсендә Чирмешән лицееның өлкән сыйныф укучылары да катнашкан. Өмәдә Казанка участок урманчылыгындагы урманнарны коры агачлардан һәм чүп-чардан арындырганнар. Әлеге эш дәвам итә.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев