Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укытучылары спартакиадада дүртенче урынны алганнар

Иске Элмәле мәктәбе укытучысы Марина Колесникова мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында гер күтәрү буенча икенче урынга чыккан, ир-егетләр арасында әлеге спорт төрендә чыгыш ясаган 1нче Чирмешән мәктәбе укытучысы Илзәр Закиров дүртенче булган, нәтиҗәдә гер күтәрү буенча безнең район командасы беренче урынны яулаган. Укытучыларыбыз эстафетада да сынатмаганнар. Юлия Тимирясова (Ульяновка), Валентина Бикмурзина...

Иске Элмәле мәктәбе укытучысы Марина Колесникова мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында гер күтәрү буенча икенче урынга чыккан, ир-егетләр арасында әлеге спорт төрендә чыгыш ясаган 1нче Чирмешән мәктәбе укытучысы Илзәр Закиров дүртенче булган, нәтиҗәдә гер күтәрү буенча безнең район командасы беренче урынны яулаган.

Укытучыларыбыз эстафетада да сынатмаганнар. Юлия Тимирясова (Ульяновка), Валентина Бикмурзина (Ульяновка), Марат Җамалиев (Бәркәтә) һәм Рәфис Гафуров (2нче Чирмешән мәктәбе) составындагы команда да финишка беренче килгән.
Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флүра Рәхимҗанова йөзү буенча икенче урынны алып кайткан.
Барлык нәтиҗәләр буенча, Байлар Сабасында узган спартакиадада районның җыелма командасы үз төркемендә, 24 команда арасында, дүртенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Спартакиада башланды