Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары - олимпиада призерлары

Алдынгы укучыларыбыз фәннәр буенча белемнәрен республика күләмендә сыный башлады. Нәтиҗәләребез дә яхшы - өч фәннән алты призерыбыз бар. Яңа Элмәле мәктәбенең 10 класс укучысы Оксана Темникова һәм 9 класс укучысы Мария Васюткиналар чуваш теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар. Бу мәктәпнең чуваш теле укытучысы Марина Захарованың укучылары һәр елны югары...

Алдынгы укучыларыбыз фәннәр буенча белемнәрен республика күләмендә сыный башлады. Нәтиҗәләребез дә яхшы - өч фәннән алты призерыбыз бар.

Яңа Элмәле мәктәбенең 10 класс укучысы Оксана Темникова һәм 9 класс укучысы Мария Васюткиналар чуваш теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар. Бу мәктәпнең чуваш теле укытучысы Марина Захарованың укучылары һәр елны югары күрсәткечләргә ирешәләр. Әккәрәй мәктәбенең 10 класс укучысы Александра Краснова (укытучысы Галина Захарова) да шул ук фәннән призер.

Ике укучыбыз химия фәне буенча "Путь к Олимпу" республика олимпиадасы призеры булдылар, алар - икенче Чирмешән мәктәбенең 8 класс укучысы Евгения Гераева (укытучысы Рәмзия Алиева) һәм Чирмешән лицееның 11 класс укучысы Айдар Могыйзов (укытучысы Галия Сибгатуллина). Чирмешән лицееннан 11 класс укучысы Айнур Сәмигуллов (укытучысы Әлфинур Закирова) инглиз теле буенча шундый ук олимпиадада иң яхшылар арасында танылды.

Республика олимпиадалары 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әле укучылар рус теле һәм әдәбияты, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, татар теле һәм әдәбияты, математика, география, экология фәннәреннән дә белемнәрен күрсәтәчәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укучылары призерлары Олимпиада