Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары имтихан тота

Чыгарылыш класс укучыларының дәүләт имтиханнары тәмамланып килә. Әлегә 9 класс укучыларының инглиз теленнән генә нәтиҗәләре билгеле. Ә 11нче класслар география, информатика һәм математикадан (база дәрәҗәсендә) беренче нәтиҗәләрне көтәләр, алар 14 июньдә билгеле булачак. 9 классларда имтиханнарның төп дулкыны тәмамлана, алар бүген химия, география һәм җәмгыять белеменнән төп дәүләт сынавы тота....

Чыгарылыш класс укучыларының дәүләт имтиханнары тәмамланып килә. Әлегә 9 класс укучыларының инглиз теленнән генә нәтиҗәләре билгеле. Ә 11нче класслар география, информатика һәм математикадан (база дәрәҗәсендә) беренче нәтиҗәләрне көтәләр, алар 14 июньдә билгеле булачак.


9 классларда имтиханнарның төп дулкыны тәмамлана, алар бүген химия, география һәм җәмгыять белеменнән төп дәүләт сынавы тота. 19 һәм 23 июньдә - резерв көннәр, ягъни сайлап алынган фәннәре буенча имтиханнар бер үк көнгә туры килгән укучылар бу көннәрдә имтихан бирә. Кабат тапшыру көннәре 28, 29 июньгә билгеләнгән.

Иртәгә, 9 июньдә 11нчеләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Ә география, информатика, математика (база һәм профиль дәрәҗәсендә), җәмгыять белеме, физика, рус әдәбиятыннан сынаулар инде артта калды. Инглиз теле, татар теле, биология, химия, тарих фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга җыенучылар әле "белем гранитларын" кимерүне дәвам итә. Сынауларның төп дулкыны 19 июньдә тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined