Район үзәгенең яңа микрорайонында төзелүче балалар бакчасы 10 августта файдалануга тапшырылырга тиеш.
Ике катлы зур бинада балалар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылачак. 80 балага исәпләнгән бакчаны төзүгә 60 миллион сум чамасы акча тотылачак. Бүген биредә төзүчеләр бинаның түбәсен ябу белән мәшгуль. Тагын бер бригада штукатурлау эшләрен башкара. Электр челтәрләрен монтажлауга...
Район үзәгенең яңа микрорайонында төзелүче балалар бакчасы 10 августта файдалануга тапшырылырга тиеш.
Ике катлы зур бинада балалар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылачак. 80 балага исәпләнгән бакчаны төзүгә 60 миллион сум чамасы акча тотылачак. Бүген биредә төзүчеләр бинаның түбәсен ябу белән мәшгуль. Тагын бер бригада штукатурлау эшләрен башкара. Электр челтәрләрен монтажлауга да керешкәннәр.
-Бу бакча ачылуы белән район үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар кытлыгы мәсьәләсе хәл ителергә тиеш, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов. - Яңа төзелүче бакчага йөртү өчен 26 баланың әти - әнисеннән гариза бар да инде. Монда райондашларыбызга эш урыннары да булачак. Кадрлар белән проблема юк, белгечләребез җитәрлек.
Автор фотосы.