Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән стадионында парк та булачак

Район Сабан туйлары уза торган Чирмешән стадионы трибуналары артыннан ипподромга кадәр аралыкта коридор калдырып картайган агачларны кистеләр. Киләчәктә биредә парк ясамакчылар. Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, 500 метр озынлыктагы һәм 30 метр киңлектәге бу просека белән төп капкадан керү юлы арасындагы участок берничә кварталга бүленергә тиеш була. Аларда чәчәк...

Район Сабан туйлары уза торган Чирмешән стадионы трибуналары артыннан ипподромга кадәр аралыкта коридор калдырып картайган агачларны кистеләр. Киләчәктә биредә парк ясамакчылар.

Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, 500 метр озынлыктагы һәм 30 метр киңлектәге бу просека белән төп капкадан керү юлы арасындагы участок берничә кварталга бүленергә тиеш була.
Аларда чәчәк түтәлләре ясау, яшь агачлар утырту, эскәмияләр кую күздә тотыла. Биредә балалар өчен уен мәйданчыкларына да урын табылыр, диләр. Шулай итеп, ниятләгәннәр барып чыкса, ат чабышларын уза торган ипподромга трибуналар артыннан шушы тротуарлы парк аша барырга мөмкин булачак.
Урманчылар стадионга төп капкадан керү юлының ике ягындагы черегән агачларны да кистеләр. Хәзер аның як-ягына нефтьчеләр 215 төп чыршы үсентеләре утырта. Метр ярым, ике метрлап озынлыктагы агачларны алар төбе-тамыры белән алып кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы стадион ипподром