Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән Сабан туенда күршеләр дә күп иде

Быел Чирмешән район Сабан туена күршеләр - Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Шентала, Исаклы, Зәй һәм башка шәһәр һәм районнардан да кунаклар гадәттәгедән күп килде. Дуслык, элемтәләр менә шулай да ныгый. Илнар Кәримов өчен бәйрәм аеруча истә калыр, район Сабан туенда ул инде бишенче тапкыр...

Быел Чирмешән район Сабан туена күршеләр - Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Шентала, Исаклы, Зәй һәм башка шәһәр һәм районнардан да кунаклар гадәттәгедән күп килде. Дуслык, элемтәләр менә шулай да ныгый. Илнар Кәримов өчен бәйрәм аеруча истә калыр, район Сабан туенда ул инде бишенче тапкыр көрәштә абсолют батыр калды. "ЧИРМЕШӘНАГРО" исә язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча быел да беренче булды.


Сабан туенда, билгеле, иң элек кыр эшләренә йомгак ясыйлар, уңганнарны бүләклиләр. Быел «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте барысыннан да күбрәк баллар җыйды, былтыргы кебек, беренче урынны алды. «Күтәмә АГРОфирмасы» һәм "Сөлчә" - икенче, "Ильхан" җәмгыяте - өченче.

Крестьян - фермер хуҗалыкларыннан Илгизәр Фәтхетдиновны (1нче урын, Кармыш), Дамир Гатинны (2нче урын, Кармыш), Раушан Шәйхетдиновны (3нче урын, Лашман) җиңүче дип таптылар, бүләкләр тапшырдылар.

Инвесторлардан Айрат Шәйхетдинов ("Лениногорск Агрофирмасы"ның Чирмешән бүлекчәсе), Сергей Макаров ("Әккәрәй" җәмгыяте идарәчесе) - иң яхшылар.

Кыр батыры - "ЧИРМЕШӘНАГРО" механизаторы Айрат Хөсәенов бәйрәмнән тәкә һәм истәлек бүләге белән китте. Гомумән, Сабантуйда үз эшендә уңган дистәләрчә механизатор, терлекче, яшелчәче, башка һөнәр ияләре дә бүләкләргә ия булдылар.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да котлауларны үсемлекчелек, терлекчелек тармаклары уңганнарына рәхмәт әйтеп башлады, иң яхшыларны атап үтте.

Бәйрәмдә шулай ук республика вәкиле - ТР Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да Сабан туе уңаеннан котлауларын ирештерделәр. Туган ягыбыздагы тансык бәйрәмне Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та тамаша кылды.

Бәйрәмгә Казандагы "Чирмешән" якташлык җәмгыятеннән дә бик күп кунаклар кайткан, алар исеменннән Фикус Мортазина чыгыш ясады, әле бүләге дә бар иде.

" Сабан туе мәйданчыкларын иң яхшы бизәүче" бәйгесендә Түбән Кәминкә авыл җирлеге беренче дип табылды. Лашман җирлеге - икенче, Ульяновка - өченче.

Аларны һәм трибуна янындарак өйчекләр бизәгән Яңа Элмәле, Кармыш, Түбән Кармалка, Шешминка җирлекләрен дә бүләкләр биреп котладылар.

Татар халкының милли бәйрәмен - Сабан туен оештыруга көче кергән, бүләкләр алуда матди булышлык күрсәткән оешмаларга , нефтьчеләргә, эшкуарларга зур рәхмәт - бергә күтәргәндә йөк күпкә җиңел.

...Яңа Кади- Утыз Имән авылы кәмитен юксына башлаган идек, быел кәмитнең кәттәрәген Әлмәттән үк алып килгәннәр. Этеп йөрисе түгел, ул электрдан эшли.

Быелгы район Сабан туенда халык бик күп иде, аеруча күрше шәһәр һәм районнардан килгән кунаклар уеннарда актив көч сынаштылар.

Ат чабышларында катнашучылар дистәләп булгандыр.

Көне дә идеаль матур булды. Соңгы көннәрдә, гомумән, җылы һава шартлары кәефләрне күтәрде, азык әзерләү өчен уңайлы шартлар туды, игеннәр иркен сулыш алды. Ходай язса, өмет бар, кырларыбыздан мул уңыш җыеп алып, көзен тагын бәйрәм итәрбез.

Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда иң әүвәл хореографик композиция күрсәттеләр. Күпләр ел да кызыксынып, дулкынланып, сокланып карый аны. Балалар дөнья матурлыгын, сәнгатьнең көчен шулай да җиткерә белә. Аннан соң мәйданга кыр һәм ферма уңганнары, спортчылар - районга дан өстәүчеләр, ярышларда җиңүчеләр үтте.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын аерым алкышладык. Алардан иң - иң уңганнары - "ЧИРМЕШӘНАГРО" механизаторы Айрат Хөсәеновка һәм "Сөлчә"дән сыер савучы Ирина Волковага, район Сабан туенда ике тапкыр батыр калган Рәмил Бәдретдиновка Россия, Татарстан, район флагларын күтәрү хокукы бирелде.

Көрәштә көчен күрсәткән беркем дә бүләксез калмады, ә быелгы абсолют батыр Илнар Кәримов төп бүләкне - тәкәне сыртына салып, дәү суыткыч та алып китте.

Илнар Туймәттә туган, 30 яшьтә, ике бала әтисе, Әлмәттә цех начальнигы булып эшли. Быелгысын да санап, ул район Сабан туеның биш тапкыр абсолют батыры булды.

-Көрәш бик ошады, көндәшләр көчле иде, җиңүемә шатмын, - ди Туймәт авылының данын күтәрүче яңа батыр - оста көрәшче.

Сабан туе тәртипле, ыгы - зыгысыз узды. Хәер, тамашачының барысына да ошау бик авыр: кемдер концерт кирәксенсә, икенчеләренә ул мөһим түгел, алар уеннар карарга ярата. Кемгәдер, оттырса бигрәк тә, хөкемдарлар гадел түгел. Бар инде шул яклары да.

Узган атнада Якты Тауда, Кызыл Чишмәдә, Бәркәтәдә, Түбән Чегодайда, Сабан туе уеннары кертеп, "Авыл көне" уздырдылар. Бу атна шимбәсендә, 22 июльдә - Әмирдә кунаклар көтәләр, монда "Авыл көне" сәгать 10да, ә Яшәүчедә (29 июльдә) 13 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined