Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында урлау фактлары ешайган

5-11 май көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 30 хәбәр кабул ителгән.

Бу чорда ике җинаять эше кузгалтканнар, икесе дә урлашу белән бәйле.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан өч административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган, бер авариядә бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бо- зуның 58 фактын ачыкла- ганнар. Автомобиль йөртүче берәү транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Чирмешәндәге бер хуҗалыктан эш кораллары урлаганнар, матди зыян 2254,69 сум тәшкил итә. Район үзәгендәге тагын бер йорттан бәрәңге “югалган”. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев