Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында пневмония белән авыруның 536 очрагы ачыкланган

Быел безнең районда больницадан тыш пневмония белән авыруның 536 очрагы ачыкланган. Узган елда ул бу вакытта 95 кенә булган.

- Билгеле булганча, кискен респиратор, вирус инфекциясе һәм пневмониягә шиклеләргә, безнең районга төп медицина ярдәме күрсәтүче провизор госпиталь – Әлмәт үзәк больницасы, - ди Чирмешән үзәк больниөасы баш врачы Лилия Мортазина. -Әлмәткә бездән 126 авыру стационар дәвалануга күчерелде, кызганыч, 21се вафат булды.

Катлаулы эпидемиологик хәл белән бәйле һәм COVID-19 таралуны кисәтү өчен медицина хезмәткәрләре кулларны еш юарга, битлек кияргә, күзләргә, авызга һәм борынга кагылмаска, төчкерүче һәм йөткерүче кешеләрдән ераграк булырга, үзеңне начар хис иткәндә өйдә генә торырга киңәш бирәләр. Температура күтәрелсә, йөткертсә, тын буылса медицина ярдәме сорарга, һич кенә дә үзлегеңнән дәваланмаска кирәк.

Лилия Мортазина әйтүенчә, районга гриппка каршы 8570 доза вакцина кайткан, алар тиешле максатларга кулланылган. Халыкны вакцинацияләү дәвам итәчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев