Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында хезмәтне саклау турында сөйләштеләр

Хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре катгый үтәлергә тиеш. Сезонлы эшләр вакытында бигрәк тә. Ни кызганыч, быел гына да республикадагы төзелеш объектларында берничә кешенең гомере өзелгән. Былтыр безнең районда да машина йөртүче берәүне эш урынында ток сугып үтерде.

Хезмәтне саклау буенча координацияләү советының күчмә утырышында болар һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында сүз барды.

Әлеге чара “Татавтодор“ның район участогы базасында үтте.

-Утырышка бу юлы төзелеш, юл, торак-коммуналь тармаклар вәкилләрен чакырдык, - ди совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. -Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан мондый сөйләшү бик урынлы.

57 кеше даими эшләүче юл участогында техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау көндәлек игътибар үзәгендә. Оешма машиналары һәм тракторлары төрле объектларда эш алып баралар, төнлә дә рейска чыгарга туры килә. Техникада йөрүчеләр, юл эшчеләре эшкә керешер алдыннан көн дә инструктаж үтәләр, медицина тикшерүе хакында тиешле документлар тутырыла, төрле категория белгечләр укырга җибәрелә. Махсус киемнәр бирәләр. Ял, техника ремонтлау өчен уңайлы урыннар бар. Участокка керү-чыгу – пропуск режимы буенча. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан да таләпләрне үтәргә тырышалар.

-Объектларда нәрсә, ничек булырга тиеш, аларны төгәл үтәргә кирәк, бу мәсьәләдә вак-төяк юк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Кәримов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. -Билгеле, законнарның үтәлеше өчен иң элек оешмалар, коллективлар җитәкчеләре җаваплы. Техник карауга формаль караш булмаска тиеш, сыйфатлы ризык – азык-төлек әзерләргә, гигиена таләпләрен дә төгәл үтәү кирәк.

Быел район юлларында, шөкер, һәлакәтләрдә гомерләре өзелүчеләр юк икән, әмма имгәнүчеләр былтыргыдан күбрәк. Балалар катнашында да берничә һәлакәт булган.

Кеше гомере – иң кадерлесе, аны куркынычсыз итик.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән