Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер ана баласын өйдә генә укытмакчы

Һәр бала мәктәптә төп белем алырга бурычлы, ә аннан соң ул урта мәктәптә укуын дәвам итәме, яки һөнәр үзләштерү өчен уку йортына китәме - анысы аның үз хокукында. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында шул хакта да сөйләштеләр.

Район үзәгендә яшәүче бер ана үзенең улын өйдә - гаиләдә укытуга күчерүне сорап гариза язган. Тик моңа төпле нигез юк. Аннан соң балага өйдә белем алу өчен шартлар да булырга тиеш. Комиссия членнары бу гаиләгә кабат барып, хәлне урында ачыкларга булдылар.

Иске Үтәмеш авылында балигъ булмаган өч бала тәрбияләүче гаиләдә әти дә, әни дә “яшел елан” белән мавыга. Комиссия утырышына икесе дә чакырулы булса да, ана кешене күрә алмадык. Ата кеше ялгышын төзәтергә, эшкә дә урнашырга ышандырды. Балаларына дөрес тәрбия бирмәгән өчен аңа штраф салынды. Гаилә учагын сакларга тиешле хатынына исә җәза кырысрак булыр, аңа ана хокукыннан мәхрүм ителү дә яный.

Медицина битлегеннән башка җәмәгать урыннарында йөргәндә хокук сакчылары объективына эләккән егет һәм кызлар да комиссия алдында җавап тотты. Лицейда укучы һәм Чирмешән аграр техникумында һөнәр үзләштерүче кызларга кисәтү ясалса, моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган техникум егетләренә, битлек режимын бозган өчен, минималь штраф салынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев