Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының өч мәктәбендә капиталь ремонт бара

Ульяновка, Иске Элмәле һәм Кармыш мәктәпләрендә капиталь ремонт башланган. Бу уку йортларын яңартуга нефтьчеләр 29 миллион сум чамасы акча тотачак. -Бер үк оешма эшчеләре төзелеш эшләрен өч мәктәптә дә параллель рәвештә алып бара, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Төзүчеләр, идәннәрне сүтеп, бетонлыйлар, шул ук вакытта стеналарны...

Ульяновка, Иске Элмәле һәм Кармыш мәктәпләрендә капиталь ремонт башланган. Бу уку йортларын яңартуга нефтьчеләр 29 миллион сум чамасы акча тотачак.


-Бер үк оешма эшчеләре төзелеш эшләрен өч мәктәптә дә параллель рәвештә алып бара, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Төзүчеләр, идәннәрне сүтеп, бетонлыйлар, шул ук вакытта стеналарны да штукатурлыйлар.

Мәктәпләрнең электр, су, канализация челтәрләре, санузел тулысы белән алмаштырылачак, түшәм, ишек-тәрәзәләр дә яңарачак. Киләсе уку елыннан бу мәктәпләрнең укучылары да барлык уңайлыклары булган бинада белем алачак.

Үткән елларда ремонт булган Утыз Имән, Түбән Кәминкә мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтару да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X