Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында йөзләгән бала бүләк алды

Республикада инде сигезенче ел рәттән үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә чирмешәнлеләр дә актив катнаша. Августның соңгы көннәрендә укучыларны район үзәгенә җыеп, тантаналы шартларда, уку кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырдылар. Бүләк алучыларның 38се 1 класска баручылар. Шулай ук 2-11 класска җыенучы 220 бала да изгелекле апа-абыйлары кулыннан бүләк алдылар. Ярдәмгә мохтаҗ...

Республикада инде сигезенче ел рәттән үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә чирмешәнлеләр дә актив катнаша.

Августның соңгы көннәрендә укучыларны район үзәгенә җыеп, тантаналы шартларда, уку кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырдылар.
Бүләк алучыларның 38се 1 класска баручылар. Шулай ук 2-11 класска җыенучы 220 бала да изгелекле апа-абыйлары кулыннан бүләк алдылар. Ярдәмгә мохтаҗ тагын 33 укучыны мәктәп, спорт, аяк киемнәре белән дә сөендерделәр.
Балаларны мәктәпкә җыюда ярдәм иткән, үз өлешләрен керткән нефтьчеләрнең бүләкләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов үзе тапшырды. Район оешмалары, авыл җирлекләре дә бу эштән читтә калмады.
-Мин өч бала анасы, бәйрәмдә 1 класска баручы кызыма бүләк бирделәр, бик шатландык, - ди Иске Үтәмештән Ольга Шәрифуллина. - Мөмкинлектән файдаланып, район башлыгына, район җитәкчелегнә аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Быел безнең өйнең түбәсен яптылар, веранда ясадылар, газ казанын алмаштырдылар. Без бу тормышта ялгыз гына түгел, тирәбездә мәрхәмәтле кешеләр күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!