Чирмешән районында яшәүче ир - атның банк картасыннан акча урлаганнар
01 Үткән атнада янгыннарга һәм юл-транспорт вакыйгаларына чыгарга туры килмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 Чирмешән районы полиция бүлекчәсенә үткән атнада 28 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган. Коралны теркәү вакытын үтәмәгән өчен Чирмешәндә яшәүче ир-аттан ау мылтыгы алынган. Үз-үзләренә кул салырга теләгән Кара Чишмәдә яшәүче хатын-кызга һәм...
01 Үткән атнада янгыннарга һәм юл-транспорт вакыйгаларына чыгарга туры килмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.
02 Чирмешән районы полиция бүлекчәсенә үткән атнада 28 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Коралны теркәү вакытын үтәмәгән өчен Чирмешәндә яшәүче ир-аттан ау мылтыгы алынган.
Үз-үзләренә кул салырга теләгән Кара Чишмәдә яшәүче хатын-кызга һәм Яңа Элмәле кешесенә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Күтәмәле ир-атның Саклык банкы картасыннан билгесез кеше 15 мең сум акча урлаган.
Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган, икесендә дә - матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 47 кешене ачыклаганнар.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада тәүлеккә уртача 20гә якын чакырту кергән. Фельдшерлар әйтүенчә, югары температуралы балалар янына еш барырга туры килгән. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 10лап кеше ОРВИ белән чирләгән, көнкүрештә җәрәхәт алу очраклары да бар. Чакыртуларның күбесе - хроник авыручылар янына.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 22 заявка үтәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев