Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында туган көн белән котлау акциясе бара

Яңа Элмәледән Апполинария Симухина 12 яшьлек туган көнендә көтелмәгән бүләк алды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре "Туган көнчене котлыйбыз!" акциясе кысаларында гыйнвар аенда аңа кунакка килгәннәр. Игелекле иганәчеләр (Галина Микушова, Римма Әхмәтшина, Галина Маркелова, Оксана Сидорова) туган көнчегә чын бәйрәм оештырганнар - Апполинариянең бүлмәсен шарлар белән бизәгәннәр,...

Яңа Элмәледән Апполинария Симухина 12 яшьлек туган көнендә көтелмәгән бүләк алды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре "Туган көнчене котлыйбыз!" акциясе кысаларында гыйнвар аенда аңа кунакка килгәннәр.

Игелекле иганәчеләр (Галина Микушова, Римма Әхмәтшина, Галина Маркелова, Оксана Сидорова) туган көнчегә чын бәйрәм оештырганнар - Апполинариянең бүлмәсен шарлар белән бизәгәннәр, исемле торт, прәннекләрдән "ромашка букеты" пешергәннәр, кызны шарлардан чәчәк ясарга да өйрәткәннәр.

Апполинария Лаешта коррекцион мәктәптә укыган, үткән җәйдә велосипедтан егылып аягын имгәткән, шуңа әлегә ул урын өстендә.

Социаль хезмәткәрләр әлеге акцияне дәвам итәргә уйлыйлар, яңа иганәчеләргә дә өметләнәләр. Мөмкинлеге чикле балаларны сөендерергә теләүчеләр 2-56-98 номерына шалтырата ала.

cheremshan.tatarstan.ru фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында туган көн белән котлау акциясе бара