Безнең районда

Чирмешән районында температура 37 градуска кадәр суытты

Язның беренче көнендә Яшәүче авылында иртәнге сәгатьләрдә температура минус 37 градуска кадәр төшкән. Башка авылларда чагыштырмача "җылырак" булган. Әйтик, Иске Котышта термометрлар - 35-36, Чумачкада - 35, Түбән Чегодайда - 33, Шешминкада һәм Чирмешәндә 34 градус салкын күрсәткән. Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, бүген район үзәге мәктәпләрендә 1-8нче класслар өчен дәресләр...

Язның беренче көнендә Яшәүче авылында иртәнге сәгатьләрдә температура минус 37 градуска кадәр төшкән.

Башка авылларда чагыштырмача "җылырак" булган. Әйтик, Иске Котышта термометрлар - 35-36, Чумачкада - 35, Түбән Чегодайда - 33, Шешминкада һәм Чирмешәндә 34 градус салкын күрсәткән.

Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, бүген район үзәге мәктәпләрендә 1-8нче класслар өчен дәресләр үткәрелми, авыл мәктәпләренең күбесендә 9нчы класслар да ял итә.

Автор фотосы


Черемшан Чирмешән районында температура суытты градуска кадәр 37

Нет комментариев