Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында тагын бозау урлаганнар

01Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02Чирмешән полиция бүлекчәсе кизү частена бер атнада 35 хәбәр кергән. Чирмешәннең Мәктәп урамында 1992 елгы егет ВАЗ-21124 машинасы руле артында полиция хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, җаваплылыкка тартыла. "Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте фермасыннан 6 айлык бозау урлаганнар....

01Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02Чирмешән полиция бүлекчәсе кизү частена бер атнада 35 хәбәр кергән.
Чирмешәннең Мәктәп урамында 1992 елгы егет ВАЗ-21124 машинасы руле артында полиция хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, җаваплылыкка тартыла.
"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте фермасыннан 6 айлык бозау урлаганнар. Матди зыян - 38500 сум.
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләреннән июль аенда мөгезле яшь эре терлек урлауның бу икенче очрагы.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 103 очрагын ачыклаганнар, берсе - автотранспорт белән аек булмаган килеш идарә итү. Матди зыян китергән өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Участок инспекторлары 13 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
Районда "Курорт", "Яшүсмер", "Мәк" комплекслы оператив-профилактик операцияләр үткәрелә.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә уртача 18-20 чакырту теркәлгән.
Фельдшерлар сүзләренә караганда, чакыртуларның күпчелеге артериаль кан басымы күтәрелү сәбәпле булган. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 3 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, умарта корты чагудан 2 кешедә аллергия килеп чыккан.
04Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы 01 хезмәте 03 хезмәте 02 хезмәте