Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сайлауларга бар да әзер

Хәзер барлык сайлау комиссияләрендә, сайлау участокларында да шушы кампанияне уздыруга бәйле әзерлек эшләре алып барыла. Сайлауларда катнашу - 18 яше тулган һәркемнең гражданлык бурычы. -Районда 34 сайлау участогы булачак, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Сайлау комиссияләре 16 февральдән эшли башладылар, алар исемлекләрне барлыйлар, халыкка сайлау турында...

Хәзер барлык сайлау комиссияләрендә, сайлау участокларында да шушы кампанияне уздыруга бәйле әзерлек эшләре алып барыла.

Сайлауларда катнашу - 18 яше тулган һәркемнең гражданлык бурычы.

-Районда 34 сайлау участогы булачак, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Сайлау комиссияләре 16 февральдән эшли башладылар, алар исемлекләрне барлыйлар, халыкка сайлау турында мәгълүмат җиткерәләр. Районда барлыгы 14996 сайлаучы исәпләнә, дөрес, сайлауларга кадәр аларның саны үзгәрергә мөмкин. Тавыш бирү көнендә бюллетеньнәр сайлаучыларга паспорт яки паспортны алмаштыручы башка документ нигезендә бирелә. Быел район үзәгендәге өч участокта сайлаулар электрон формада үтәчәк.

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.

18 март көнне прописка буенча теркәлгән урыннан читтә сайлау мөмкинлеге булмаганнарга ниш-
ләргә?

Әлеге сорауга җавап табылды: кайда яшиләр, яки сайлау көнне кайсы урында булалар - гражданнар шунда тавыш бирә алалар. Шул уңайдан территориаль сайлау комиссияләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә гражданнардан 12 мартка кадәр гаризалар кабул ителде.

Президентлыкка сигез кандидат дәгъва кыла: Сергей Николаевич Бабурин, Павел Николаевич Грудинин, Владимир Вольфович Жириновский, Владимир Владимирович Путин, Ксения Анатольевна Собчак, Максим Александрович Сурайкин, Борис Юрьевич Титов, Григорий Алексеевич Явлинский.

Сайлау участокларына килүчеләр кандидатларның исемлеге күрсәтелгән бер бюллетень алалар, тавыш бер кандидатка гына бирелергә тиеш.

Чирмешәндә район территориаль сайлау комиссиясе Беренче Май урамының 27нче йортында урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8(84396) 2-53-07.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында бар да әзер сайлауларга