Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында паспорт тапшыру тантанасы узды

Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Конституциясе бәйрәмнәре алдыннан районның 45 яшь кешесенә төп документ - паспорт тапшырылды. Ел башыннан 162 егет һәм кыз шундый документка ия булган. Паспорт тапшыру тантанасы яшүсмерләр өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. -Икенче кызым да паспортлы булды, бу - безнең өчен шатлык, - ди...

Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Конституциясе бәйрәмнәре алдыннан районның 45 яшь кешесенә төп документ - паспорт тапшырылды. Ел башыннан 162 егет һәм кыз шундый документка ия булган.


Паспорт тапшыру тантанасы яшүсмерләр өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга.

-Икенче кызым да паспортлы булды, бу - безнең өчен шатлык, - ди Чирмешәннән Эльвина Шакирҗанованың әнисе Эльмира. - Ул инде үзенең зур, балигъ кеше, эшләгән эшләре өчен үзе җавап бирәчәген аңлый.

-Кулыма паспорт алу миңа да зур шатлык, - ди Иске Үтәмештән Марат Сәгыйров. - Аңлыйм, минем хокукларым белән бурычларым да артты.

Паспорт алучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм Федераль Миграция хезмәтенең территориаль пункты җитәкчесе Наилә Мәссаровалар котлап, паспортның кеше турында мәгълүмат бирүче төп документ булуы, аны кадерләп сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.

автор фотосы

Тантанадан фоторепортаж:

http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/18068-v-cheremshane-vruchili-pasporta-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined