Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мәктәп автобусларының маршруты контрольдә тотыла

Агымдагы уку елында районда 14 мәктәп автобусы 23 маршрут буенча 35 авылдан 258 укучыны йөртә. Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Таһир Рәхимҗанов әйтүенчә, барлык автобуслар да укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче ГЛОНАСС системасына тоташкан, эчке һәм тышкы видео-теркәү һәм хәвеф кнопкалары белән җиһазландырылган. Яңа елда махсус мәктәп автобусларына...

Агымдагы уку елында районда 14 мәктәп автобусы 23 маршрут буенча 35 авылдан 258 укучыны йөртә.

Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Таһир Рәхимҗанов әйтүенчә, барлык автобуслар да укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче ГЛОНАСС системасына тоташкан, эчке һәм тышкы видео-теркәү һәм хәвеф кнопкалары белән җиһазландырылган. Яңа елда махсус мәктәп автобусларына хезмәт күрсәтү Чирмешән автотранспорт предприятиесенә йөкләнде. Мәгариф бүлеге мәктәп автобусларының расланган маршрутлар буенча йөрүләрен контрольда тотачак. Әйтик, Казанка балалары 1нче Чирмешән мәктәбенә, Урманасты Үтәмеш һәм Сережкинодан - Иске Үтәмешкә, Чумачкадан -Бәркәтәгә, Кызыл Чишмәдән - Утыз Имәнгә, Светлогорскийдан, Тукайдан, Якты Таудан Иске Кадига йөреп укыйлар. Иң күп укучылар Лашман мәктәбенә килә. Биредә мәктәп автобусының да иң озын маршруты, ул Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Туймәт, Югары Кәминкә авылларына кереп, укучыларны ала һәм укулар тәмамлангач, кире кайтара. Күтәмәдән килүче автобус та көн саен нәкъ шул маршрут буенча уза.
-Безнең компьютер экранында һәр автобусның кайсы вакытта кузгалып китүе, нинди тизлек белән баруы, кайда туктап, ничә минут басып торуы, кыскасы, барысы да күренә,- ди Таһир Тәлгать улы. - Һәр мәктәп автобусының туктап, балаларны утырту һәм төшерү урыны билгеле. Машина йөртүчегә тиешсез урында машинаны туктату катгый тыела. Шулай ук автобуска чит кешләр утыртырга ярамый. Әлеге кагыйдәләрне бозган очракта машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартып, штраф та бирергә мөмкиннәр. Мәктәп автобусларында балаларны махсус билгеләнгән мәгариф хезмәткәре озатып йөрергә тиеш.
Районда автобусларга кытлык юк, хәтта бер яңа автобус резервта да тора. Мәктәп автобусларына елына ике тапкыр техник күзәтү үткәрәләр. Дөрес, проблемалар да бар икән, әйтик, автобусларда ГЛОНАСС системасы аша күзәтү алып баручы җиһаз-трекер бик еш сафтан чыга икән. Аларны тиз арада алмаштырырга туры килә. Тагын бер мәсъәлә - авылларда автобуслар борыла торган мәйданчыклар кардан чистартылмый.
Кызганычка каршы,узган елларны республикада мәктәп автобусларына бәйле берничә фаҗига булды. Автобусларга кагылышлы юл- транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен күреләсе чаралар тиешле дәрәҗәдә үтәлергә тиеш.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәктәп автобуслары