Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мичкәләргә су тутырырга киңәш итәләр

Язгы коры, җилле һава шартларында кипкән чүп-чар, коры үлән дарыга тиң. Сүндерелмичә ташланган тәмәкедән, шырпыдан зур ут казасы чыгуын көт тә тор. Әнә узган елда Ивашкино авылында чүп яндырган учактан ут бер хуҗалыкны абзарларсыз калдырды. Янгын күзәтчелеге инспекторлары әйтүенчә, янгын куркынычы зур булган язгы-җәйге чорда, ягъни март аеннан августка чаклы,...

Язгы коры, җилле һава шартларында кипкән чүп-чар, коры үлән дарыга тиң. Сүндерелмичә ташланган тәмәкедән, шырпыдан зур ут казасы чыгуын көт тә тор. Әнә узган елда Ивашкино авылында чүп яндырган учактан ут бер хуҗалыкны абзарларсыз калдырды.


Янгын күзәтчелеге инспекторлары әйтүенчә, янгын куркынычы зур булган язгы-җәйге чорда, ягъни март аеннан августка чаклы, узган ел районда 13 янгын һәм өч тапкыр чүп яну очрагы теркәлгән. Шуның өчен янгын сүндерүчеләр чүп яндыруны тыя һәм ут белән бик сак булырга өнди.

-Бина, корылма тирәләре тиз янып китүчән чүп-чардан, коры яфраклардан, үләннәрдән чистартылырга тиеш. Учак ягарга, чүп яндырырга ярамый. Йорт янына мичкәләргә су тутырып куярга, ут сүндергеч (огнетушитель) алып куярга киңәш ителә, соңгысының кибетләрдә бәясе 500 сумнан башлана. Ут казасы чыкса, янгын хезмәтенә, 01, 101, яки 8(84396) 2-57-01 номеры буенча шалтыратырга кирәк, - ди районның янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined