Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Марий Элда эзләтүдә булган ир- ат яшәве ачыкланган

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте һәм 73нче янгын частенең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгыннан алынды. 02 18нән 25 июньгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 32 алминистратив беркетмә төзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте һәм 73нче янгын частенең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгыннан алынды.

02 18нән 25 июньгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 32 алминистратив беркетмә төзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 150 кешене ачыклаганнар, шуларның икесе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Өч юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар.

"Амальстройплюс" җәмгыятенең Күтәмә авылы янындагы төзүчеләр вагончыгыннан билгесез кешеләр инструментлары урлаганнар. Түбән Кармалка авылы янындагы торба үткәргеченнән эшермәләрнең ике штуцеры югалган. Тикшерү бара.

Югары Кәминкәдә профилактик тикшерү вакытында бер өйдә яшәүче 1969 елгы ир-атның Марий Эл Республикасы "Волжский" полиция бүлекчәсе тарафыннан эзләтүдә булуы ачыклана. Әлеге кешегә карата беркая да китмәү турында подписка оформить ителгән.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 30 чакырту теркәлгән. Аларның күбесе хроник чирлеләр янына булган. Бу көннәрдә алты кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, ике кеше ОРВИ белән авырган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ җиһазларын көйләү һәм ремонтлау буенча 48 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined