Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында инвалидларны да эш белән тәэмин итәргә тырышалар

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге июль аенда гына да мөмкинлеге чикле 12 кешене эшле иткән, шул исәптән берсе үз эшен башлап җибәргән. Үзәк алдына, ел ахырына кадәр тагын 48 инвалидны эшкә урнаштыру бурычы куелган. Районда хезмәт яшендәге 512 инвалид бар, шуларның 130сы эш белән тәэмин ителгән. Халыкны эш...

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге июль аенда гына да мөмкинлеге чикле 12 кешене эшле иткән, шул исәптән берсе үз эшен башлап җибәргән. Үзәк алдына, ел ахырына кадәр тагын 48 инвалидны эшкә урнаштыру бурычы куелган.


Районда хезмәт яшендәге 512 инвалид бар, шуларның 130сы эш белән тәэмин ителгән.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге квартал саен бер кешегә шәхси эшен башлап җибәрергә булыша. Андыйлар арасында мөмкинлеге чикле кешеләргә өстенлек бирелә. Быел да үзәк аша бирелгән субсидия хисабына өч инвалид шәхси эшкә керешкән. Дүртенче кварталда да бер кешегә шундый мөмкинлек бирелә. Моның өчен бизнес-план төзеп үзәккә генә мөрәҗәгать итәргә.

-Кайбер инвалидлар эшкә урнашсаң, пенсия кими дип шикләнә, бу бөтенләй үк дөрес фикер түгел, - ди үзәк директоры Фәридә Дивитаева. - Без мөмкинлеге чикле кешеләрнең мәнфәгатен яклыйбыз, эшкә урнаштыру алдыннан тиешле оешмалар белән элемтәгә кереп барысын да тикшерәбез. Шуның өчен эшкә урнашырга теләүчеләр эш көннәрендә безгә үзләре мөрәҗәгать итә, яки 2-54-59 телефоны буенча да шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined