Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында иң төзек авылны ачыклыйлар

2017 елда районда "Чирмешән муниципаль районында иң төзек торак пункт" дип аталучы конкурс игълан ителде. Муниципаль район Советы оештырган бәйге 1 июньнән 15 августка кадәр бара. Аның положениесы расланды, конкурс барышында торак пунктларга чыгачак, тикшерәчәк комиссия дә төзелгән. Авылларның төзеклеген бәяләгәндә юллар торышына, өй, һәйкәл тирәләренең, зиратларның чисталыгына, урамнарны яктыртуга,...

2017 елда районда "Чирмешән муниципаль районында иң төзек торак пункт" дип аталучы конкурс игълан ителде.


Муниципаль район Советы оештырган бәйге 1 июньнән 15 августка кадәр бара. Аның положениесы расланды, конкурс барышында торак пунктларга чыгачак, тикшерәчәк комиссия дә төзелгән. Авылларның төзеклеген бәяләгәндә юллар торышына, өй, һәйкәл тирәләренең, зиратларның чисталыгына, урамнарны яктыртуга, су челтәрләре, су башнялары торышына, җәмәгать урыннарының төзеклегенә һәм башкаларга игътибар ителәчәк.

Бәйге җиңүчеләре Дипломнар белән һәм акчалата бүләкләнәчәк: беренче урын өчен -150 мең сум, икенче урын алучыга - 100 мең сум, өченче урын өчен - 50 мең сум. 25шәр мең сум күләмендә ике кызыксындыру премиясе дә билгеләнгән.

Конкурска йомгак 25 августка кадәр ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined