Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында хатын-кыз элеккеге иренә пычак белән кадаган

01 135нче янгын частеннан алынган хәбәргә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частена бер атнада 38 хәбәр кергән, 2 җинаять эше кузгатылган. "ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте фермасыннан (Туймәт) өч баш мөгезле эре терлек югалган. Тикшерү бара. Кече Чегодайда яшәүче хатын-кыз элек бергә торган иренә пычак...

01 135нче янгын частеннан алынган хәбәргә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частена бер атнада 38 хәбәр кергән, 2 җинаять эше кузгатылган.
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте фермасыннан (Туймәт) өч баш мөгезле эре терлек югалган. Тикшерү бара.
Кече Чегодайда яшәүче хатын-кыз элек бергә торган иренә пычак белән кадаган һәм бу хакта үзе полициягә хәбәр иткән.
Чирмешәннең Гагарин урамыннан ВАЗ-2107 машинасын урлап киткәннәр. Бераздан ул "Чулпан" кибете янындагы стоянкада табылган.
Әлмәттә яшәүче 1969 елгы ир-атны аек булмаган килеш һәм правасыз машина белән идарә иткән өчен Югары Кәминкә янында тоткарлаганнар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 22 кешене ачыклаганнар. Участок инспекторлары 9 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 43 чакырту һәм 25 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Әлеге хезмәттән хәбәр итүләренчә, ОРВИ белән чирләүнең 6 очрагы, умарта корты чагуда аллергия булуның 4 очрагы теркәлгән, 6 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 24 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы 01 хезмәте 02 хезмәте