Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында фаҗига арты фаҗига

01 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин хәбәр итүенчә, үткән атнада да районда янгыннар булмаган. Шимбә көнне, 23 июльдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре 23 яшьлек Чирмешән егете батып үлгән Липки поселогы янындагы буага барганнар. 02 Үткән атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 52 хәбәр кергән. 20 июльдә өй түбәсендә эшләгән вакытта 1967 елгы...

01 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин хәбәр итүенчә, үткән атнада да районда янгыннар булмаган. Шимбә көнне, 23 июльдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре 23 яшьлек Чирмешән егете батып үлгән Липки поселогы янындагы буага барганнар.

02 Үткән атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 52 хәбәр кергән.
20 июльдә өй түбәсендә эшләгән вакытта 1967 елгы Ивашкино кешесе электр үткәргечләр өстенә егылып төшкән һәм ток сугудан үлгән.
21 июльдә район үзәк больницасына трактор белән тапталу нәтиҗәсендә корсагы авыр җәрәхәтләнгән чирмешәнле ир-ат китерелгән. Бу хәл Шентала районы территориясендә килеп чыккан. Врачлар аның гомерен саклап кала алмаганнар.
Күршедәге гаражның биген ватып кереп профнастил урлаган 1974 елгы Чумачка кешесе җавапка тартыла.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 88 кешене ачыклаганнар, аларның икесе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 23 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакырту һәм 15 мөрәҗәгать итү кергән.
-Аларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләрдән иде,- ди фельдшер Дилә Шәрәфетдинова. - Өч кеше ОРВИ белән мөрәҗәгать итте, аллергия очраклары булмады.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 25 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Фаҗига полиция янгынчылар