Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында да халык саны кими

2017 ел үтеп китте. Башка оешмалар кебек, район ЗАГС бүлеге дә үткән елга йомгак ясады һәм нәтиҗәләр чыгарды. Районда туучылар һәм үлүчеләрнең аермасыннан күренгәнчә халык саны 189га кимегән(табигый кимү). Үткән елда районда 127 сабый (58 малай һәм 69 кыз) туган, бу 2016 елдагыдан 29га аз. Әлеге сабыйларның 39сы - беренче,...

2017 ел үтеп китте. Башка оешмалар кебек, район ЗАГС бүлеге дә үткән елга йомгак ясады һәм нәтиҗәләр чыгарды. Районда туучылар һәм үлүчеләрнең аермасыннан күренгәнчә халык саны 189га кимегән(табигый кимү).


Үткән елда районда 127 сабый (58 малай һәм 69 кыз) туган, бу 2016 елдагыдан 29га аз. Әлеге сабыйларның 39сы - беренче, 46сы - икенче, 27се - өченче, 15се - дүртенче һәм аннан соңгы балалар. Гомумән, соңгы ун елда бу иң түбән күрсәткеч. Нәкъ 10 ел элек - 2008 елда районда 248 бала туган булган.

-2017 елда 316 кешенең үлеме турында акт тутырдык, ягъни үткән елдагыдан 9га артыграк. 2008 елда, туу кебек үк, үлем дә иң югары баскычта булган, ул елны 414 кеше бакыйлыкка күчкән, - ди район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова. - Үткән ел арабыздан киткәннәрнең 78 проценты - 75 яшьтән өлкәнрәкләр. Ир-атларның 21 проценты 60 яшькә җитә алмаган, ә хатын-кызларның 5 проценты пенсиягә чыгарга өлгермәгән. Районда ир-атларның уртача гомер озынлыгы - 71, хатын-кызларныкы 82 яшь.

Үткән ел Чирмешән авыл җирлегендә 63 сабый туган, үлүчеләр - 85. Яңа Элмәле авыл җирлегенә керүче авылларда бәбәй чәйләре еш узган - 13 сабый туган, үлем бизмәне җиңелрәк булган - 11. Лашман авыл җирлегендә 8 сабый туса да, үлүчеләр 33 үк булган. Яңа Кади, Иске Котыш, Туймәт авыл җирлекләрендә бары берәр генә бала туган, үлүчеләр дистәдән дә күбрәк. Күтәмә авыл җирлегендә бер генә йортта да бәбәй чәйләре булмаган, ә 7 үлем очрагы теркәлгән.

Районда гаилә коручылар 2016 елдагыдан 5 парга кимегән, үткән ел дәвамында 103 пар никахларын законлаштырган, шуларның 27сендә төрле милләт кешеләре кушылган (2016 елда язылышкан 108 парның 29сы катнаш гаилә иде). Гаилә коручыларның күпчелегенә 23-27 яшь, шулай да сирәк кенә олыраклар һәм яшьләр дә никахларын беркетә. 2017 елда гаилә корган иң өлкән кияүгә - 61, ә киленгә 66 яшь, иң яшь кияү 20дә, ә килен 16да булган. Соңгы ун елда иң күп гаилә коручылар 2010 елда теркәлгән - 146 гаилә барлыкка килгән.

2017 елда 40 пар аерылышкан, 2016 елда - 37.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында халык саны кими

2
X