Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бурлар спорт маталары урлаганнар

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 11 апрельдән 18нә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 44 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә ике юл-транспорт вакыйгасы булган - "24 часа" һәм "Шатлык" кибетләре янында җиңел машиналар бәрелешкән. Кешеләргә зарар тимәгән. "Үтәмеш" җәмгыяте фермасыннан ике айлык бозау...

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән.

02 11 апрельдән 18нә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 44 гариза һәм хәбәр кергән.
Чирмешәндә ике юл-транспорт вакыйгасы булган - "24 часа" һәм "Шатлык" кибетләре янында җиңел машиналар бәрелешкән. Кешеләргә зарар тимәгән.
"Үтәмеш" җәмгыяте фермасыннан ике айлык бозау урлаганнар. Бу җинаять ачылган.
Девичья Поляна авылында билгесез кешеләр иске мәктәп бинасыннан компьютер, 7 спорт матасы һәм су насосы урлап чыкканнар. Тикшерү бара.
Теркәү вакытын үтәмәгән өчен Чирмешәндә яшәүчедән ау карабины алынган. Аңа карата административ беркетмә төзелгән. Инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 7 кешене дә тоткарлаганнар.
03Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 18әр чакырту кергән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, көн саен 5-6 кеше көнкүреш җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать иткән. Берничә кеше ОРВИ белән чирләгән, ә чакыртуларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләрдән булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 39 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция 01 хезмәте 02 хезмәте