Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бурлар 7 электр “болгаркасы“ урлаганнар

01 27 декабрьдә, иртәнге 4 сәгатьтә, Чирмешәннең Мәктәп урамындагы бер йортында ут чыккан. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, утны тиз арада бастырганнар. Янгынның сәбәбе электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килүдән булырга тиеш, диләр янгынчылар. 02 21нән 28 декабрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" полиция бүлекчәсендә 36 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Район...

01 27 декабрьдә, иртәнге 4 сәгатьтә, Чирмешәннең Мәктәп урамындагы бер йортында ут чыккан. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, утны тиз арада бастырганнар.

Янгынның сәбәбе электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килүдән булырга тиеш, диләр янгынчылар.
02 21нән 28 декабрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" полиция бүлекчәсендә 36 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Район территориясендә 21 декабрьдә ике, 25ендә шулай ук ике юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларның өчесендә кешеләр зур булмаган тән җәрәхәтләре алган.
Түбән Кармалка авылы янында "Уралпромстрой" җәмгыятенең тимер будкасыннан 7 электр болгаркасы, бензин генераторы, эретеп ябыштыру агрегаты шланглары һәм буяу урлаганнар. Матди зыян суммасы ачыклана.
Сосновкада яшәүче берәү үзенә кирәкмәгән ау мылтыгын полициягә тапшырган. Ә Иске Котыш кешесеннән, мылтыкны теркәү срогы үтәмәгән өчен, полиция үзе килеп алган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада 71, участок инспекторлары 7 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 18-20 чакырту һәм 6-7 мөрәҗәгать итү теркәлгән.
-Шимбә-якшәмбе көннәрендә югары температуралы балалар һәм йөрәкләре сау булмаган өлкәннәр янына күбрәк чыгарга туры килде, - диде фельдшер Полина Квакова.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 41 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция электр болгаркасы