Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында булган давыл байтак эш чыгарды

1 июнь кичендә Чирмешән районының Югары Чегодай авылында булган давыл-гарасат вакытында 25 йортка, 18 гаражга, 17 мунчага, 30 абзарга зыян килә. Көчле өермә кайсының түбәләрен алып ташлый, фронтоннарны ишеп төшерә, агачларны, электр баганаларын аудара. Төштән соң, дүртенче яртыларда башланган, нибары 10-15 минутка сузылган гарасат фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп биналарының да түбәләрен...

1 июнь кичендә Чирмешән районының Югары Чегодай авылында булган давыл-гарасат вакытында 25 йортка, 18 гаражга, 17 мунчага, 30 абзарга зыян килә. Көчле өермә кайсының түбәләрен алып ташлый, фронтоннарны ишеп төшерә, агачларны, электр баганаларын аудара.


Төштән соң, дүртенче яртыларда башланган, нибары 10-15 минутка сузылган гарасат фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп биналарының да түбәләрен каерып ыргыта, мәчет, кибет түбәләренең бер өлешендә эш чыгара.

-Давыл аеруча алты йортка зур зыян салды, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Югары Чегодайдагы Совет, Сәйдәш, Ленин урамнарында ул китергән зыянны исәпкә алабыз. Белмим, барын да ничек яңадан ясап бетерербез?!

Давыл өй, сарай түбәләрен дә җиргә алып ыргыткан Тәнзил Гафуровлар, башкалар да табигать көйсезлеге тудырган сынау вакытында республикадан, районнан да ярдәмгә өметләнәләр.

Түбән Чегодайның Совет урамында да югалтулар күп. Хәмит Гафуровлар зур, мәһабәт өйләренә күчеп берничә ай гына торганнар, бүген аның икенче каты, түбәсе бөтенләй юк, блок стеналарының бер өлеше өй эченә үк ишелгән, өр-яңа җиһазлары яңгырга эләгеп чыланган.

-Стеналарны үз кулларым белән өйдем, жәл, билгеле, күп көч куйдык. Газ үткәргән өчен акчаны да әле генә түләп бетергән идек, - ди өй хуҗасы. -Бәхеткә, стена ишелергә берничә минут кала кызыбыз Аделя икенче бүлмәгә чыгып өлгерә.

Хәсән Галимовлар бик матур, заманча кирпечтән төзелгән өр-яңа өйнең дә түбәсе юк, аларга да биредә "өй туе"н соңрак үткәрергә туры киләчәк.

Исхак Вахитовлар да, пенсиягә чыгар көннәре җиткәндә, менә-менә шәһәрдән бирегә кайтабыз дип торганда гына өермәдән зыян күргәннәр, өй, мунча түбәләренең каерылган урыннары шактый.

Түбән Чегодайда, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева әйтүенчә, давыл 8 йортка, 6 каралты-курага, 5 мунчага, 4 гаражга, капкаларга, коймаларга зыян салып өлгергән.

Давыл булган көнне Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда да газчыларга, электрчыларга ял эләкмәде, бригадалар әле дә биредә. Лениногорскидан килгән бригадалар иртәнге сәгать 3тә үк эшкә керештеләр, кичтән дә монда төзекләндерү эшләре соң төгәлләнде.

-Күпме яшәп, мондый хәлне күргән юк иде, - ди Түбән Чегодай мәчете имамы, өермә аларның да абзарларын яраксыз иткән Әхәт абый Рамазанов. -Бу хәл минутлар эчендә булды.

Шунысы да эшне катлауландырды, гарасаттан соң районда әле тагын 4 сәгать чамасы көчле яңгыр яуды.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә әйтүләренчә, 1 июнь көнне районда булган давыл вакытында кешеләргә зыян килмәгән.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да Түбән Чегодайда һәм Югары Чегодайда булып, табигать көйсезлегеннән зыян күрүчеләр белән очрашып сөйләште.

-Бүген әлеге авыллардагы йортларга электр һәм газ җибәрү эшләре төгәлләнәчәк. Давыл китергән зыян күләмен ачыклыйбыз, кемгә ничек булышу юлларын эзлибез, - ди муниципаль район җитәкчесе. - Зыян күрүчеләргә, алар әлегә 33 гаилә, район бюджетының резерв фондыннан бераз акча бирәбез. Бүген аеруча түбә ябу, төзелеш материаллары кирәк, бу яктан республикадан ярдәм көтәбез.

Быел Чирмешән районы инде икенче тапкыр көчле өермә үзәгенә эләкте. Моннан бер ай элек зыян күргән өйләрнең һәм биналарның түбәләрен ябып кына куйганнар иде бит әле. Ул чакта 8 социаль объектка, утызлап шәхси йортка зыян салынды, ул чакта да өермә Түбән Чегодайга, Югары Чегодайга кагылып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined