Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер көнне ике мәдәният йорты ачылды

Югары Кармалка һәм Андреевка авылларында яшәүчеләр өчен быелгы сентябрь ае сөенечле вакыйга белән исләрендә калыр - бер көнне бу ике авылда "Авыл клубы" республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортлары үз ишекләрен ачтылар. -Халкыбыз өчен бу шатлыклы вакыйга, - ди Югары Кармалкада 17 ел авыл клубы директоры булып эшләүче Рәмилә...

Югары Кармалка һәм Андреевка авылларында яшәүчеләр өчен быелгы сентябрь ае сөенечле вакыйга белән исләрендә калыр - бер көнне бу ике авылда "Авыл клубы" республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортлары үз ишекләрен ачтылар.


-Халкыбыз өчен бу шатлыклы вакыйга, - ди Югары Кармалкада 17 ел авыл клубы директоры булып эшләүче Рәмилә Сапунова. - Элек клуб мәктәп бинасында урнашкан иде. Хәзер инде безнең аерым бинабыз бар, моның өчен республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт.

50 урынга исәпләнгән мәдәният йортын бик тиз өлгерткәннәр, барысы да сыйфатлы һәм зәвык белән эшләнгән.

-Авылыгызның йөзе елдан - ел үзгәрә, чистара, матурлана бара, - диде бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Бу җирлектә бик күп эшләр башкарыла: мәктәп ремонтлана, юл төзелә, суүткәргечләр яңартыла, фермаларда үзгәртеп кору эшләре бара. Югары Кармалкада модульле кибет төзү турында да уйлыйбыз. Билгеле, болар күбесе республика программалары нигезендә башкарыла.

Район җитәкчесе төзүчеләргә объектны кыска вакытта тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде, мәдәният йортының буш тормавын, мәдәни чараларның ешрак узуын теләде.

Сүз уңаеннан, бүген Югары Кармалка авылындагы 70 йортта 184 кеше яши. Авыл күп милләтле, монда руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар гомер кичерә. Узган елны биредә бер бәби туган. Мәктәптә 16 бала белем ала. Бер яңа йорт төзелә.

Якташларыбызның шатлыгын уртаклашырга республика башкаласыннан да кунаклар - Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан Илдус Насыйров һәм Мәдәният министрлыгы вәкиле Диана Хасәнова килде. Диана Рөстәм кызы республика җитәкчелеге исеменнән мәдәният йортына музыкаль җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

-Төзелеш барышында без район җитәкчелегенең һәм авыл халкының ярдәмен даими тойдык. Мәдәният йортын саклагыз, ул сезгә озак хезмәт итсен,- дигән теләкләр белән, "Мир" җәмгыятенең генераль директоры Анатолий Петров мәдәният йорты директорына символик ачкыч тапшырды.

Яңа мәдәният йортында тамаша залы, сәхнә, артистлар бүлмәсе һәм китапханә урын алган.

-Мин атнага бер тапкыр Түбән Кармалкадан мәктәп бинасына китаплар күтәреп килеп, авыл халкына хезмәт күрсәтә идем, - ди китапханәче Ольга Плетенова.- Хәзер минем яңа бинада тупланган китап фонды белән аерым бүлмә бар. Китапханә һәр сишәмбе көнне ачылачак, монда китап та алырга һәм матбугат басмалары белән дә танышырга була.

Бәйрәм көнне авыл халкына һәм килгән кунаклар игътибарына үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Иске Элмәледән "Ивушки" фольклор коллективы чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Бу көнне Андреевка авылы халкы да түземсезлек белән көтте. Дөрес, авылда бүген нибары 27 йортта 49 кеше яши.

-Өлкән яшьтә булуыбызга карамастан, авылыбызда заманча мәдәният йорты булуы безнең өчен дә зур сөенеч, - диде авыл халкы исеменнән чыгыш ясаучы Мария Сидорова. - Авылга шәһәрдә яшәүче балаларыбыз, оныкларыбыз кайта, алар өчен дә мәдәният йорты очрашу урыны булып тора. Бүген безнең тагын бер зур проблема - юлсызлык калып бара. Авыл халкы республика, район җитәкчелеге анысын да хәл итер дип өметләнә.

Тантанада катнашкан район башлыгы авыл халкын бүгенге бәйрәм белән котлап, әлеге мәсьәләгә дә тукталды, проблема хәл итү юлларын эзләү турында әйтте.

-Бүген республикада төрле юнәлешләр буенча 36 программа тормышка ашырыла. Алар арасында авыл халкының көнкүрешен тормышын яхшыртуга юнәлдерелгәннәре дә бар, аларда сез дә катнаша аласыз, - диде үз чыгышында Фердинат Дәүләтшин. - Яңа мәдәният йортыгызда да чаралар ешрак узсын, халык аларда актив катнашсын.

Гомумән алганда, районда социаль - мәдәни объектларны төзекләндерү буенча күләмле эш башкарыла. Район үзәгендә һәм авылларда ел саен берничә мәктәп, мәдәният йорты һәм балалар бакчалар төзекләндерелә. Агымдагы елда гына да Әмирдә һәм Югары Чегодайда капиталь ремонттан соң мәдәният йортлары ачылды. Хәзер Яңа Элмәле, Кара Чишмә авылларындагы һәм район үзәгендәге мәдәният йортларында ремонт бара.

Ә бүген авыл мәдәният йорты сәхнәсендә район үзешчәннәре катнашында беренче зур концерт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бер көнне ике мәдәният йорты ачылды

2
X