Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бензовоз ауган

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, мартның беренче атнасында районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 29 февральдән 7 мартка кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 41 гариза һәм хәбәр кергән. Азеево-Чирмешән-Шентала юлының Чирмешән янындагы урынында бензин ташучы машина әйләнеп капланган, ягулык җиргә аккан. Район территориясендә булган дүрт юл-транспорт вакыйгасында кешеләргә зыян килмәгән....

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, мартның беренче атнасында районда ут чыгу очраклары булмаган.

02 29 февральдән 7 мартка кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 41 гариза һәм хәбәр кергән. Азеево-Чирмешән-Шентала юлының Чирмешән янындагы урынында бензин ташучы машина әйләнеп капланган, ягулык җиргә аккан. Район территориясендә булган дүрт юл-транспорт вакыйгасында кешеләргә зыян килмәгән.
Бәркәтә авылындагы "Юлдаш" һәм "Корзинка" кибетләреннән билгесез кешеләр акча урлаганнар. Тикшерү бара. Бер атна эчендә кеше милкен урлауның биш очрагы теркәлгән.
Хулиганлык гамәлләре кылган өчен дүрт, кешегә кул күтәргән өчен бер кеше җаваплылыкка тартылган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган өчен 16, участок инспекторлары 24 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Дүрт ял көнендә - 5нән 9 мартка кадәр ашыгыч медицина ярдәменә 90га якын чакырту кергән. Фельдшер Евгений Захаров әйтүенчә, шуларның 30сы - йөрәкләре сау булмаган кешеләрдән, 15се - югары температуралы балалар янына, 5 кешене больницага салырга туры килгән. Өч кеше көнкүрештә җәрәхәт алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция бензовоз