Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 13 яшьлек кызның шаяртуы кыйммәткә төшә

Беркөнне безнең районнан Казандагы коткару хезмәтенең "112" бердәм номерына хәвефле сигнал керә. Кыз бала ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Адресын сорагач, ул элемтәне өзә. Икенче көнне үк кызны әтисе белән полиция бүлегенә чакырталар. 13 яшьлек якташыбыз шаяртып кына шалтыраткан икән. Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе утырышына әтисе белән чакырылган кыз,...

Беркөнне безнең районнан Казандагы коткару хезмәтенең "112" бердәм номерына хәвефле сигнал керә. Кыз бала ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Адресын сорагач, ул элемтәне өзә. Икенче көнне үк кызны әтисе белән полиция бүлегенә чакырталар. 13 яшьлек якташыбыз шаяртып кына шалтыраткан икән.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе утырышына әтисе белән чакырылган кыз, бу адымын: " Күңелсез иде, шуңа шалтыраттым", дип аңлатты.
Белеп торыйк, "112"гә хәбәр керүгә, шалтыратучының телефон номеры компьютер экранында күренә. Ә инде аның кайдан һәм кем булуын белү буген проблема түгел. "112" номерына шалтыратучыларның кайда булулары автомат рәвештә ачыклана икән. Әмма бу мәгълүмат, беренче чиратта, бәлагә тарыган кешегә ашыгыч рәвештә ярдәм итү өчен кирәк. Якташыбыздан шалтырату кергәч тә, коткару хезмәтеннән безнең полиция бүлегенә хәбәр итәләр. Алар инде кыз баланың әтисен табып, аның белән элемтәгә керәләр. Балаларының шулай күңел ачуы, билгеле, әти - әнисен дә сөендерми.
-Әти - әниләр балаларга андый шалтыратуларның ярамаганлыгын аңлатырга тиешләр, - ди комиссия утырышында катнашкан прокурор ярдәмчесе Михаил Пронин.- Балигъ булмаганнар җаваплылыкка тартылмый, әмма әти - әниләренә карата беркетмә төзелә һәм штрафлар да салынырга мөмкин.
Биш ел элек районда мондыйрак очрак булган иде инде. Бер укучы янгын частена нәкъ шулай ук шаяртып, сынап карар өчен шалтырата. Малайның кем икәнен бик тиз ачыклыйлар. Аның да әти - әнисенә улларының шаяруы өчен җавап бирергә туры килгән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы 112 хезмәте