Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы вожатыйлары редактор да булдылар

Яшьләрнең ял итү үзәгендә узган "Иң шәп вожатый" республика конкурсының район турында беренче Чирмешән мәктәбеннән Елена Кузина иң яхшы отряд вожатые булып танылды. Әлеге бәйгедә иң актив вожатыйлар "XXI гасыр вожатые" темасына эссе яздылар, "Эрудит" конкурсында Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге программасын белүләрен, "Зал белән уен" бәйгесендә оештыру сәләтләрен...

Яшьләрнең ял итү үзәгендә узган "Иң шәп вожатый" республика конкурсының район турында беренче Чирмешән мәктәбеннән Елена Кузина иң яхшы отряд вожатые булып танылды.


Әлеге бәйгедә иң актив вожатыйлар "XXI гасыр вожатые" темасына эссе яздылар, "Эрудит" конкурсында Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге программасын белүләрен, "Зал белән уен" бәйгесендә оештыру сәләтләрен күрсәттеләр. Укучылар берникадәр вакытка булса да "баш редакторлар" да булып алдылар - үзләренең отряд газеталарының беренче санының макетын төзеделәр.

Менә шуннан соң инде жюри алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды. Әккәрәй мәктәбеннән Александра Краснова һәм икенче Чирмешән мәктәбеннән Регина Галәүтдиновалар икенче урынны бүлештеләр, Чирмешән лицееннан Эвелина Хәмидуллина өченче булды.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы редактор вожатыйлары булдылар