Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы прокуратурасы автомобиль юллары турында законнарның үтәлешен тикшерде

Чирмешән районы прокуратурасы автомобиль юллары һәм юллар эшчәнлеге турында РФ законнарының үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чирмешән авылындагы урам юллары челтәренең федераль законнарга туры килмәве ачыкланды. Юлларда калкулыклар һәм бәләкәй чокырлар бар, ә алар транспорт чараларының хәрәкәтенә уңайсызлыклар тудыра."Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында" законның 13 маддәсе нигезендә,...

Чирмешән районы прокуратурасы автомобиль юллары һәм юллар эшчәнлеге турында РФ законнарының үтәлешен тикшерде.


Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чирмешән авылындагы урам юллары челтәренең федераль законнарга туры килмәве ачыкланды. Юлларда калкулыклар һәм бәләкәй чокырлар бар, ә алар транспорт чараларының хәрәкәтенә уңайсызлыклар тудыра."Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында" законның 13 маддәсе нигезендә, җирле автомобиль юлларының иминлеген тәэмин итү җирле үзидарә органнары вәкаләтендә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге җитешсезлекләрне бетерү һәм урам юллары челтәрен ремонтлауны тәэмин итүне таләп итеп представление чыгарды.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы прокуратура